әллуки(т.х.к., Г.Тукай ш.) (исполнитель: Хэйдэр Гыйльфанов)

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле,—
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.
Хәйран булып җырны тыңлап
тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Zipo куришь часто  RiDeR and KSENIA мы не с теми любви хотели  Nojima Kenji аниме президент студсовета горничная  Time To Kill Gold  Омiр жайлы Гадилбек жанай  Lone p  Андрей леницкий как мне быть 
О чем песня
Хэйдэр Гыйльфанов - әллуки(т.х.к., Г.Тукай ш.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен