Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Туган җирем, үскән җирем — Гади генә бер авыл. Гади булса да, яз җиткәч, Гөл бакчасы була ул. Туган авылым урамын Кабат-кабат урадым. Баш очымда кош сайрады — Бәхетемә юрадым. Йортлары яңа булса да, Минем авылым борынгы. Онытма, туган авылым. Яуда калган улыңны. Туган авылым урамын Кабат-кабат урадым. Баш очымда кош сайрады — Бәхетемә юрадым. Авылымның топольләрен, Белмим, кемнәр утырткан. Туган телем, моңлы телем Ишетелә һәр йорттан. Туган авылым урамын Кабат-кабат урадым. Баш очымда кош сайрады — Бәхетемә юрадым.