Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем
Каеннарны кистем елатып.

Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым отсада, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.

Чит җирләрдә йокыларын бүлеп
Төшләремә килеп керәсең.
Киттеләрдә оныттылар диеп,
Рәнҗемәгез инде безгә сез.

Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым отсада, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.

Туган ягым, тәүге мәхәббәтем,
Газиз әнкәм төсле каеннар.
Санап көтәр кешем калмаса да
Онытмаслар әле каеннар.

Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым отсада, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.
Онытмагыз безне каеннар.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Guf Love  На танцполе Иван Дорн  Safri  Дай мне сказать Катя Нова  Операция пластилин заткнись  Kosheen - Catch  От чего так березы шумят 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен