Моннар Кайтсын Авылга (минус) (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар?

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма моңнар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып моңнар кайтсын
Авылыма яңадан.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче, ник соң моңсу,
Күңелем буш ник шулай.
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я питаюсь каждый день есть еду  Это любовь любовь Мая любовь  Аес ду аем ес Арам Асатрян  K-Project KINGS  Огнелет кукла  ЖЕНАТ НА ПОДРУГЕ  Бейб Неизвестный исполнитель  Хайруллина-эниемнен туган коне буген 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Моннар Кайтсын Авылга (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен