Уз жырыбыз - Детские Татарские (исполнитель: Неизвестен)
Песня “Үз җырыбыз” 1. Җырлар бик күп тә түгел, Безгә дигәннәре аз. Әйдәгез без языйк әле Алыйк каләм да кагаз. Кушымта: Үз җырыбыз булсын әле, Җырларга бәйрәмнәрдә. Җырдан башка тора алмыйбыз Мәктәптә дә, өйдә дә. 2. Аңламаган сүзләрне, Үзгәртәбез җырларда. Чөнки безгә иртәрәк шул Мәһаббәт дип җырларга. Кушымта: Үз җырыбыз булсын әле, Җырларга бәйрәмнәрдә. Җырдан башка тора алмыйбыз Мәктәптә дә, өйдә дә. 3. Бик ошаса җырыбыз Әниләр дә кушылсын. Өр яңа җыр өйрәтәбез Беркем читтә калмасын. Кушымта: Үз җырыбыз булсын әле, Җырларга бәйрәмнәрдә. Җырдан башка тора алмыйбыз Мәктәптә дә, өйдә дә.