Сандугач керде кунелгэ (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Мәхәббәт мәхәббәт инде,
Кайларга куйыйм аны?
Авырмени сагынганда
Өзелеп сөйгән ярны?

Талларга кунды сандугач —
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!

Синең күлмәгең алсу дип,
Кызарып торыйммыни?
Яратам диеп әйтергә
Рөхсәтләр сорыйммыни?

Талларга качты сандугач —
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!

Сандугачларны ишетми
Йөримме карурманда?
Тамчылар күрмиммени соң
Шаулап яңгыр яуганда?

Талларга качты сандугач —
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Will You Be Ready Deep Forest  Fleet Foxes Isles  Fleet Foxes Silver Dagger  Fleet Foxes False Knight On The Road  Это просто любовь  Наша Russia Павел Воля  Люська  Выходи на контакт 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Сандугач керде кунелгэ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен