Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Х.Туфан сүзләре – Ә.Бакиров көе 1. Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң Миннән башка берәр бүтәнне, Сөй бары тик миннән яхшыракны, Сөймә ләкин миннән түбәнне…» Сөй бары тик миннән яхшыракны, Сөймә ләкин миннән түбәнне…» 2. Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә, Көтмәгәндә, уйламаганда, Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә, Әйтерсең лә синең дәвамга… Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә, Әйтерсең лә синең дәвамга… 3. Тормышымның синнән соңгысында Тапканым юк иде һичкемне. Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа: Ул һәр яктан синең шикелле. Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа: Ул һәр яктан синең шикелле. 4. Нишләргә соң? дигән сорау белән Киләм синең рәсемең каршына… Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар Килер идемени башыма Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар Килер идемени башыма