Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Салкын чишмәләргә чиләк куйдым Мәлдер генә мәлдер тулсын, дип; Сезлөр моңайганга без җырлыйбыз, Күңелкәйләрегез булсын, дип. Безнең ил — уйнар, көләр җир лә Безнең ил — сандугач сайрар җир! Башларыма кигән эшләпәмнең Сиксән сигез икән өлгесе; Килгәннәрдән бирле карап торам: Сез икәнсез дөнья көзгесе. Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Алма бакчаларына, һай, керәем, Матур кызлар алма җыядыр; Йөзләрегез якты, сүзегез татлы, Күңелкәем сезне сөядер. Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир!