Кышкы учак (Ява карлар) (исполнитель: Рамиль Миндияр)

Тагын бер ел иңләп узды
Язмышым урамнарын.
Кайгыларны адаштыра
Яңа ел бураннары.

Ява карлар, яңа карлар,
Яңа елның кары ява.
Кар өстендә учак булып
Яшьлек елларым яна.

Тагын бер ел шаулап узды,
Туздырып ап-ак карны.
Ак кар булып уйнап оча
Яңа ел шатлыклары.

Ява карлар, яңа карлар,
Яңа елның кары ява.
Кар өстендә учак булып
Яшьлек елларым яна.

Тагын бер ел иңрәп узды,
Тик хәтер булып калды.
Аклык булып җанга иңә
Яңа ел болытлары.

Ява карлар, яңа карлар,
Яңа елның кары ява.
Кар өстендә учак булып
Яшьлек елларым яна.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Дуэт свитязь  Бардак ярмак  Шахзода все  Artik pres Asti держи меня крепче  Монтекристо  Господь я славлю тебе  Ака 47 ак-47 
О чем песня
Рамиль Миндияр - Кышкы учак (Ява карлар)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен