"Бормалы су" (исполнитель: Зөләйха Хисмәтуллина)

Ай бормалы, бормалы ла,
Бормалы су буйлары,
Бормалы су буйларында
Үскән зифа буйлары.
Ал матурмы, гөл матурмы,
Ап булыйм юлларыңда;
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Ал гөл дә таң гөл,
Сез кадерле яшь кызлар,
Сез уңган, сез чибәр,
Ил күгендә йолдызлар.
Дан безнең кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.

Яшь чаклар бер чак,
Яшь чакның кадерен бел.
Ал белем, алга бар,
Белем гөле сүнмәс гөл.
Дан безнен кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.

Айкалмасын, чайкалмасын
Китергән суларыгыз.
Кайсы йолдыз асларында
Йөрегән юлларыгыз?!
Ал матурмы, гөл матурмы,
Ал булыйм юлларыңда.
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Яшь чаклар бер чак,
Яшь чакның кадерен бел.
Ал белем, алга бар,
Белем гөле сүнмәс гөл.
Дан безнен кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Chemodan осень 2014  Песни про осень  Боянов  Не улетай Пара Нормальных ft Иван Дорн  Илинка  Brick bazuka - внутри  Чья теперь ты половина  Несчастливы 
О чем песня
Зөләйха Хисмәтуллина - "Бормалы су"?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен