Көн яктысы кебек (Караоке) (исполнитель: Ландыш Нигматжанова)

Яктылыкка күмеләләр гөлләр 
Кояш нурларына үрелеп
Күрешүләр көтеп үтә көннәр,
Гел тартыла сиңа күңелем.

Көн яктысы,көн яктысы кебек
Күңелемә шундый якын син,
Кояш нуры,кояш нуры кебек
Йөрәгемә кергән ялкын син.

Җирләр-күкләр әллә йөрәгемнең
Сизеп алды микән серләрен
Сайрар кошлар сөю җырын минем
Диңгезләргә алып китәрме?

Көн яктысы,көн яктысы кебек
Күңелемә шундый якын син,
Кояш нуры,кояш нуры кебек
Йөрәгемә кергән ялкын син.

Көн яктысы кебек ачык йөзең
Җаным шуңа сине сөядер
Әйтмәсәң дә әле миңа узең
Синең яратуны сизәдер.

Көн яктысы,көн яктысы кебек
Күңелемә шундый якын син,
Кояш нуры,кояш нуры кебек
Йөрәгемә кергән ялкын син.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Hotness Rihanna  Lake of Tears Evil Inside  Lake of Tears Tears  Lake of Tears Floating In Darkness  Lake of Tears Illwill  Lake of Tears The Hating  Lake of Tears House of the Setting Sun 
О чем песня
Ландыш Нигматжанова - Көн яктысы кебек (Караоке)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен