Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Нияз Акмал сүз. Мурат Гайсин көе. Тулган аем, мин дә шулай сиңа Ялгызлардан ялгыз күренәмдер. Җир йөзендә ялгыз кешеләр күп, Ялгызлар да кирәк кемгәдер. Тулган аем, бирче миңа кабат Мин югалткан, мине ташлап киткән ул ярны. Тулган айлар белән санап яшим Синнән башка үткән елларны. Тулган айлар белән санап яшим Синнән башка үткән елларымны. Тулган айлар белән өзгәләнәм, Син оныттың мәллә мин барын? Тулган аем, ялгыз, мин дә ялгыз, Ялгыз күңелем тулы моң гына. Бу күңелне беркем аңлый алмый, Аңлар бары тулган ай гына.