Көмеш нур (исполнитель: Георгий Ибушев)

Идел өстенә көмеш нур
 сузылган тулган айдан;
 көмеш дулкыннар кузгатып
 җил чыкты әллә кайдан.

 Көмеш нурларга дулкыннар
 кагыла җайлап кына,
 йөрәгем аша үтәли
 узганың сайлап кына.

 Күңелгә тулган көмеш чың
 бер көчәя, бер тына...
 Утырам Идел ярында
 гомер агышын тыңлап...

 Көмеш дулкыннар өстендә
 нур йөзә эзсез генә...
 Моңланып җырлап җибәрәм
 тын гына, сүзсез генә...

 Аңлыйм да кебек җырымны,
 аңламыймын да кебек...
 Идел суы — кара дулкын,
 ә яры — көмеш күбек...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Та сторона-капилляры  Bad medicine  Toxic - glee  TONI BRAXTON WOMAN  Send One Your Love Stevie Wonder  Одноклассница тимати  TOO HOT TO STOP 
О чем песня
Георгий Ибушев - Көмеш нур?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен