Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

"Бәхетемнең йозагы"

Бәхет дигән серле бер кош
Яши, диләр, читлектә.
Җиде йозакка бикләнгән,
Ачып булмый, ничек тә.
К-та: 
Бәхетемнең йозагы, 
Җидәү генә бит әле!
Җиде сәгатьтә ачмасам, 
Җиде көн бар бит әле! 

2.Бәхетне нигә соң Ходай
Читлекләргә качырган?
Һәр кеше бит хыяллана
Читлекләрне ачырга.
К-та: 
Бәхетемнең йозагы, 
Җидәү генә бит әле!
Җиде көндә ачалмасам, 
Җиде төн бар бит әле! 

3.Алтын түгел, көмеш түгел
Бәхетнең читлекләре.
Читлек кулда, ләкин читен
Кошына җитүләре!
Ҡ-та: 
Бәхетемнең йозагы, 
Җидәү генә бит әле!
Җиде төндә ачалмасам, 
Җиде ай бар бит әле! 

4. Бәхет читлекләрен бер көн,
Эх, бер ачасы иде!
Бәхет кошын рәхәтләнеп,
Тотып кочасы иде!

Пр-в:
Бәхетемнең йозагы, 
Җидәү генә бит әле!
Җиде айда ачалмасам, 
Җиде ел бар бит әле! 

Эх, ачылмый бит әле!
Йозагы уш китмәле!
Җиде көндә ачалмасам, 
Җиде төн бар бит әле! 

Эх, ачылмай шул әле!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Дважды в одну реку не войдёшь  Arno babajanyan im erevan  Sagdiana mp3  Strawberry trapper harmony team  Sweet devil rus  Аварском языке нашид  Токийский Гуль 2 оп2 Jackie-O  Токийский Гуль Перерождение опенинг 2 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен