Иң якты йолдыз (Г.Ильясов музыкасы, Р.Вәлиев сүзләре) (исполнитель: Хәйдәр Бигичев)

Син еракта, әллә кайда
Биектә идең.
Арабызга болыт керде,
Йолдызым минем.

Йолдыз төсле күзләрең…
Нигә моңсу йөзләрең?
Күктә йолдыз атылганда
Ничек түзәрмен?

Кулларымны күккә сузган
Җир улы идем.
Ә син мәңге минем янга
Төшалмам, дидең.

Йолдыз төсле күзләрең…
Нигә моңсу йөзләрең?
Күктә йолдыз атылганда
Ничек түзәрмен?

Күзен кыса күпме йолдыз…
Мин һаман ялгыз.
Миңа карап яна күктә
Иң якты йолдыз.

Йолдыз төсле күзләрең…
Нигә моңсу йөзләрең?
Күктә йолдыз атылганда
Ничек түзәрмен?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Shami а дальше  Иван Бреусов Уходя-уходи  Романс белинда наизусть  О прошедшей любви  Жека босотский  HOMIE Давай забудем лето  Slim падают звезды  Fluchtlingslied 
О чем песня
Хәйдәр Бигичев - Иң якты йолдыз (Г.Ильясов музыкасы, Р.Вәлиев сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен