Бәхетле әткәй (исполнитель: Әнвәр Нургалиев)

Әнвәр Нургалиев – Бәхетле әткәй. 
(сүз.һәм көе З.Нагаева)

1. Гаилә башлыгы, дип әйтү генә җиңел.
Бик зур җаваплылык иңемдә.
Кем өчен борчылып, янып яшәр өчен
Бар кадерлеләрем минем дә.

Пр.: Әтисе, дип кенә эндәшә әнисе,
Әтибез, диләр балалар.
Моннан да зур шатлык, моннан да зур байлык,
Моннан да зур бәхет кайда бар!

2. Сагынып кайтып кереп, кочагыма алам,
Яратамын кызым күкрәккә.
Әти, әти , диеп йөгереп чыгулары
Бал-май булып ята йөрәккә.

3. Кулларымнан килеп кеше итәр өчен
Көчлэремне бирә алсам иде. 
Матур тормышларын алда күрер өчен
Картлыкларга җитә алсам иде.

Пр.: Бәхетле әти мин – шушы бер исемдәдә
Күпме наз hәм күпме җылы бар.
Иң зур шатлыгым да, иң зур байлыгым да,
Иң зур бәхетем дә балалар.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева 
 [bad word]  [bad word] anvarnurgaliev)
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Вернуть бы то время но это не в силах  Hatarush Namdaa Тимур Болотов  Леницкий -дым  Новый год Анатолий Денисов  Услышать бы мне тишину Аца Гасиев  Виталя джа - Самосад 
О чем песня
Әнвәр Нургалиев - Бәхетле әткәй?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен