Әти - Әниләрнең кадерен белик!! (исполнитель: Алсу Әбелханова)

Безнең хакта әткәй-әнкәйләрнең
Борчылганын белә бер Алла.
Инде үсеп, без олы булсак та,
Алар өчен һаман без бала.

Кителмәгән тулы бәхет бит ул-
Әткәй белән әнкәй икесе.
Алар бергә янда булган чакта,
Бәхетледер җирдә һәр кеше.

Исән чакта белү кирәк икән
Әти-әниләрнең кадерен.
Гомер кыска, үкенечкә калыр,
Калдырсагыз алар хәтерен.

Әткәй-әнкәйләрнең пар канаты
Каерылмасын иде гомергә.
Рәхәтлекне тоеп, безнең белән
Яшәсеннәр иде гел бергә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Everclear A Beautiful Life  Everclear The New York Times  Everclear When It All Goes Wrong Again  Everclear Rock Star  Everclear Out of My Depth  Everclear The Good Witch Of The North  Everclear All Fucked Up 
О чем песня
Алсу Әбелханова - Әти - Әниләрнең кадерен белик!!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен