Никах көне (Илгиз Баязитов көе,Гөлсәрвәр сүзләре) (исполнитель: Гөлназ һәм Вәли)

Тормышымны үзгәртерлек итеп, 
Гашыйк иттең мине узеңә.
Әткәй-әнкәй фатихасы белән
Билгеләдек никах көнен дә.

Кушымта:
Никах көне, никах көне безнең,
Бүген безнең кызу туебыз.
Бәхет белән тулы күңелебез,
Шулай үтсен гомер юлыбыз.

Чын куңелдән ышануым белән
Юлдаш итәм син үземә.
Никах көнендәге биргән вәгъдә
Гомерлеккә булсын, гомергә.

Кушымта.

Аңлашулар белән яшәү генә
Гаиләнең ныклы терәге.
Бер йөрәктәй булып типсен әле
Синең белән минем йөрәгем.

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Yello Massage  Yello Rock Stop  Yello Coast To Polka  Yello Eternal Legs  Yello Thrill Wave  Yello Gluehead  Basshunter Boten Anna 
О чем песня
Гөлназ һәм Вәли - Никах көне (Илгиз Баязитов көе,Гөлсәрвәр сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен