Бишек җыры (исполнитель: Зиля Сунгатуллина)
Әлли-бәлли: йом син күзең, Әлли-бәлли — татлы сүзем. Йоклый инде бөтен бәбиләр дә, Йоклый инде хәтта әбиләр дә. Әлли-бәлли, йом син күзең, Әлли-бәлли, татлы сүзем. Әлли-бәлли итәр балам, Әлли-бәлли, алтын алмам. Йоклый инде бөтен малайлар да, Йоклый инде хәтта бабайлар да. Әлли-бәлли итәр балам, Әлли-бәлли, алтын алмам. Әлли-бәлли, йоклап китәр, Әлли-бәлли, үсеп җитәр. Йоклый җиһан бәллүр бишегендә, Йоклый алмый әни кеше генә. Әлли-бәлли, йом син күзең, Әлли-бәлли… Бетте сүзем.