Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Ләйлә Дәүләтова сүз. Салават Низаметдинов көе. Инде нигә көннәр буе Мәхәббәттән шашып йөрим Ярдан чыккан диңгез кебек Күңелемнән ташып йөрим. Кушымта: Мәхәббәттән исерткәнең өчен, Уйларымны тилерткәнең өчен Рәхмәт сиңа җаным, Рәхмәт сиңа. Синең белән кабат күрешүләр, Иркәләүләр, назлап үбешүләр Насыйп булсын тагын, Рәхмәт сиңа. Юллар күпме очраштырды Ә мин сине күрми идем. Көннәр-төннәр буе болай, Сине уйлап йөрми идем. Син иң затлы шәраб кебек Бу мәхәббәт көчле икән. Яратудан бөтен йөрәк, Янып бетәр төсле икән.