Бишек җыры ("Ак Бүре" операсыннан, Рүзәл (исполнитель: Альбина Латыйпова)
Әлли-бәлли ит, гөлем,
Пакь җаным, саф күңелем,
Алып батыр шикелле
Үс син данга күмелеп!
Йөзләрең нурлы булсын,
Сүзләрең туры булсын.
Тәңре биргән бәхетнең
Иң зуры, зурыдыр син...
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!