Милләткә (укый Фоат Галимулла) (исполнитель: Габдулла Тукай)
Милләткә Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне*. Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин; Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен. Күңелем «милли» дигән сүзне сөя — белмим, нидән? Милләтем, мине «милли» ит — миңа шатлык бүләк ит. Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы; Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр. Мине шагыйрьлектә мәңге тугъры ит, тәңрем; Шунда гына — күңелемнең бөтен теләк-омтылышы. И күк! ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне; Минемчә, онытылу, тибәрелү — үлемнән яманрак. Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын; Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,— Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.