Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Бу доңьяның иң авыры -
Канатны каеруы,
Балаларны зур юлга
Әниләр озатуы.

Әти-әни, әни-әти -
Сез һәрчак минем көчем.
Беренче урында
Мин яшим сезнең өчен.

Сез мине яратып үстердегез,
Минем өчен бик күп көч,тир түктегез.
Минем әнинең йомшак куллары һәм уйлары
Мине шушы доңьяда зур йөрәкле ясады.
Әтинең каты рухы, тирән уйлы сүзләре
Миннән шушы доңьяда чын егет ясады.

Мин сезгә гомер буе терәк булып торырмын,
Һәм сезгә мин сүз бирәм:
Йөзегезгә кызыллык китермәм.

Бу доңьяның иң авыры -
Канатны каеруы,
Балаларны зур юлга
Әниләр озатуы.

Әти-әни, әни-әти -
Сез һәрчак минем көчем.
Беренче урында
Мин яшим сезнең өчен.

Вакыт уза, ләкин оныта алмыйм мин синең күзләреңне,
Иң ягымлы әнием,
Син минем иң ягымлы әнием.
Гомер уза, ләкин оныта алмыйм мин синең сүзләреңне,
Иң яраткан әтием,
Син минем иң яраткан әтием.

Кайда булсамда, мин сезнең белән,
Мин сезгә һәрчак терәк булам, 
Мин һәрчак сезгә терәк булам.
Мин сезнең белән.

Кайда булсамда, мин сезнең белән,
Мин сезгә һәрчак терәк булам, 
Мин һәрчак сезгә терәк булам.
Мин сезнең белән.

Бу доңьяның иң авыры -
Канатны каеруы,
Балаларны зур юлга
Әниләр озатуы.

Әти-әни, әни-әти -
Сез һәрчак минем көчем.
Беренче урында
Мин яшим сезнең өчен.
Сез һәрчак минем көчем
Беренче урында
Мин яшим сезнең өчен
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Падар 2014 гр Эхсон Голибчон Юсупов  Sensen Omrum 2014 Orxan Deniz ft Ferhad Bicare ft Vusale  Совершенно обыкновенная муха  Расстрел горного эха минус Григорий Лепс  Хочу с тобой ремикс 2010 Dj Sashok-CАШОК  Водку пей Южный Парк  Дискатека авария кукла  Big Bad Wolf Relanium Bootleg Invisible Edition Ta 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен