Мине юллар чакыра (Наҗар Нәҗми сүзләре, Рим Хәсәнов көе) (исполнитель: Илфак Смаков)
Мине юллар, юллар чакыра, Чакырган юл якын дус кебек, Мине якын дустым чакыра икән, – Ерак аралар җирдә юк кебек, Чакырган юл якын дус кебек. А-а-а-а-а, Чакырган юл якын дус кебек. Мине юллар, юллар чакыра... Китәсең, дип авыр сулама. Йөрәк сагышлары, тугры дус кебек, Еллар һәм юллар аша сынала, Китәсең, дип авыр сулама. А-а-а-а-а, Китәсең дип авыр сулама. Мине юллар, юллар чакыра... Юлдагылар юлда булсыннар. Тугры дуслар күк шушы минутлар Безне сагынып көтеп торсыннар. Юлдагылар юлда булсыннар. А-а-а-а-а, Юлдагылар юлда булсыннар.