Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, (исполнитель: Ирфан Измайлов)

Тәрәзәне ачып кош очырдың
Ул кошчыгың, әни, мин идем.
Бәхет эзләп киттем туган җирдән
Бәхет агачыннан өзелдем.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре... 

Тормыш ваклыгына күмелделәр
Әниемнең чакыру сүзләре.
Туган өем көткән биш күз белән,
Бишесе дә — әни күзләре.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я тебя бумбум бум  Слово пацана МАФИК  Redalert 3  Just Dance Now Original Mix Spencer  Ана тилим Алим Аппаев  2517-я никогда не видел моря  Си Аминат Магамед Дзыбов  АШ (Ренесанс) - Малыш 
О чем песня
Ирфан Измайлов - Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни,?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен