Әлли-бәлли-бәу (исполнитель: Зуля Камалова)
Кояш баткан, Ай калыккан, Баламны бишек көтә. Курчаклар да арыганнар, Әлли-бәлли бәү итә. Әлли-бәлли бәү, бәү, Әйтер сүзем тик берәү. Сау-сәламәт үс, балам. Ак бәхет теләп калам. Әлли-бәлли, күз йомылган, Әкият тә төш күрә. Бишек җырым болыннарда Чәчкәдән таҗлар үрә. Әлли-бәлли бәү, бәү, Әйтер сүзем тик берәү. Сау-сәламәт үс, балам. Ак бәхет теләп калам. Әлли-бәлли… илең тыныч, Ата-анаң кырыңда. Бәхет, тәүфыйк, иман телим Әлли-балли… җырымда. Әлли-бәлли бәү, бәү, Әйтер сүзем тик берәү. Сау-сәламәт үс, балам. Ак бәхет теләп калам.