Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Өй җылысы, әнкәй моңы, Сенгән минем каныма. Өйдә җан да тынгы таба, Сөйләр сүзең җыр гына. Кушымта: Туган өемнең түренә Куйдым түгәрәк өстәл. Тирәкли безне җыр ул Өйгә бәрәкәт өстәп. Пәрдәләрдә чиккән чәчәк, Тәрәз төбендә гөлләр. Анда тормыш, мнда яшәү, Кайнап тора бүген дә. Кушымта. Таптамаган чакрымнарны Үткән әни бу өйдә. Тырыш булырга өйрәндек Аңа ияреп без дә. Кушымта.