Без названи (исполнитель: Наласа авылы кое)
Өздереп гармун уйныйлар Наласа авылында. Йөрәгемә утлар яктың — Янам мин ялкынында. Бала чагым гөрләп үтте Наласа кырларында. Сагынуларым, сагышларым Бу моңлы җырларымда. Наласа голлэре елый Саныйсы калган икэн. Куз керфеклэрем талганчы, Карыйсы калган икэн Әй Наласа, Наласа ла, Наласаны су баса, Наласаның кызларына Кияү чыкмый лабаса. Төнбоеклы тирән күлдә Тезелеп йөзә аккошлар. Үсеп җиткәч, чит җирләрдә Йөртә безне язмышлар.