"Туган тел" (Г.Тукай сүзл., татар халык көе) (исполнитель: Зөһрә Сәхәбиева)
[bad word] [bad word] tat_folk И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән. Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта Ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган Иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм Әткәм-әнкэмне, ходам! Родной язык, красивый язык, Родительский язык! Все, что я в жизни узнал Благодаря тебе, родной язык. Раньше с родным языком Мама качала в колыбели, В эти ночи Бабушка рассказывала сказки. В любые времена, родной язык С твоей помощью С малых лет объяснялся Радость, грусть моя. О родной язык, на тебе была Сотворена самая первая (моя) молитва: Помилуй (говорил я) меня и Маму с папой, мой Боже!