Сарман. Татар халык жыры (исполнитель: Илhам Шакиров)

Сандугачлар кунып кайда сайрый?—
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Сарман буйларыннан үткән чакта
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы,
Зәңгәр таудан яулык болгармын.

Сарман буйларында яшел алан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман.
Кавышулары, иркәм, бик күңелле,
Әмма аерылышу бик яман.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Celtic Mist Pompeii  BigBang - hallelujah  25 17- звезда  Put Your Arms Around Me Honey Fats Domino  Party At the Horror House Eskimo Callboy  Down back to zero Matt Darey 
О чем песня
Илhам Шакиров - Сарман. Татар халык жыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен