Ак каен, син яшэ, карама син безгэ... Йорэген саф синен, бирешмэ син безгэ.. (исполнитель: Айфара)

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен
Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.
Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,
Шушы каен төбендә син: “Мин башканы сөям”, - дидең.

Кушымта:
Ак каен, син яшә, карама син безгә
Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә
Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син
Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.

“Сөям, - дидең син, - башканы”, шаулап куйды зифа каен
“Исәнме”, - дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен.
Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә
Нигә әле, ник саргая – иртә әле салкын көзгә.

Улә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә
“Онытма, - дип, - сөюенңе”, карый кебек минем күзгә.
Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,
Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.

Кушымта:

Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен?
Ник мине гомергә син ялгыз итәсен?
Ак каен, рэнҗемэ, кичер син, каеным.
Без сөя белмәдек, без бүген аеры-ы-ым
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Porcupine Tree A Smart Kid  Porcupine Tree Stop Swimming  Porcupine Tree Shesmovedon  Porcupine Tree Last Chance to Evacuate Planet Earth  Porcupine Tree Lightbulb Sun  Porcupine Tree Russia on Ice  Porcupine Tree Where We Would Be  Porcupine Tree Hatesong 
О чем песня
Айфара - Ак каен, син яшэ, карама син безгэ... Йорэген саф синен, бирешмэ син безгэ..?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен