Санама син кэккук (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Фирзәр Мортазин көе, Индира Муллагалиева сүзләре

Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
"Гомерләрең ай-һай кыска", — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.

Язмыш көткән төгәл саны белән
Җырлагандыр йөрәк кыллары,
Һәм әйткәндер: "Сабый гына әле,
Җырлап калсын дәртле җырларын".

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
"Гомерләрең ай-һай кыска", — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.

Маңгаема күптән язылгандыр
Җиргә килгәч бер көн китәсе.
Ашыкма әле, кәккүк, нигә шулай
Ахыр көннәремне көтәсең?

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
"Гомерләрең ай-һай кыска", — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Doone doone  Queens - ростов  Last line  Thunder exo  Это ты меня потеряла  Blind guardian valhalla 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Санама син кэккук?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен