*Башкортостан* ("Ихлас-моң" группасы белән) (исполнитель: Гүзәл Әхмәтова)

Ай исә җил, исә җил,
Кай яклардан исә җил?
Дөбердәтмәде бер, ай, дөбер чак,
Дөбердәтеп килә колын чак.
Җырлап, биеп, уйнап, көлеп,
Үтепкенә бара бит яшь чак.
Түгәрәктәй күлдә чаба-уйный,
Кайда икән аның чуртаны?
Күп илләрдә йөреп күпме күрде,
Шул микән ни илнең Солтаны?

Туган ягым - Башкортостан,
Киңлегеңә ни җитә?
Татар монда, башкорт монда -
Һәркем безне үз итә.

Ай исә җил, исә җил,
Туган якка исә җил!
Борай да гына бер ай карлар яуса,
Боек була болан баласы.
Нужда гына күрми ир булмас ла
Булмас артта баласы!
Агиделкәйләргә сулар салдым
Ак булыкка, гөллән, сазанга.
Егеткенә чактан китсен даның
Уфа белән Казанга!

Туган ягым - Башкортостан,
Киңлегеңә ни җитә?
Татар монда, башкорт монда -
Һәркем безне үз итә.

Ай исә җил, исә җил,
Туган яктан исә җил!
Бала-чага, һәй, карчыга,
Берсен-берсе куып тал чыга.
Ашау-эчеу белән дан таралмый
Тату яшәү белән дан чыга.
Тупыл гына агач, һай, зур булмас,
Тупыл гына үтәр юл булмас,
Кайдагына барсаң берелә кояш,
Татулыкка халык хур булмас.

Туган ягым - Башкортостан,
Киңлегеңә ни җитә?
Татар монда, башкорт монда -
Һәркем безне үз итә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Он будет только мой  You just feel what you wanna to be Ellis Sexton  MickeyMouse t-one  Goodbye To Yesterday Евровидение 2015 Эстония  My song english  Песни хор  Скай - тебе це може вбити  Алиса не в стране чудес 
О чем песня
Гүзәл Әхмәтова - *Башкортостан* ("Ихлас-моң" группасы белән)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен