Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Кичләр килде сүрелеп,
Гөлләр өздем үрелеп.
Сиңа әйтер сүзем калды,
Шул гөлләргә төрелеп.

Җәйге кич тып-тын иде,
Тирә-юнь гел моң иде.
Әйтер сүземне әйтергә
Соң, дидем, шул соң инде.

Кәккүк тавышын тыңлый-тыңлый
Су буйларын урадык.
Җәйге кичнең моңсулыгын 
Аерылуга юрадык.

Шундый кичне елый-елый
Ник аерылыштык икән?
Очрашмаска сүз куешып
Әллә ялгыштык микән?..

Иртәгесен чыклар төште
Яраткан гөлләремә.
Күзләреңнең моңсулыгы
Калды гомерләремә.

Очраштык без бүген дә,
Гомеребез көзендә.
Сагыш күрдем, ачы сагыш
Синең моңсу йөзеңдә.

Яшьлегебез таңнарында
Ник аерылыштык икән?
Очрашмаска сүзләр куеп
Әллә ялгыштык микән?..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Бармен  Roxen  Академик  Новинки2013  Psyho  А слёзы кап-кап-кап а сердце тук-тук-тук Натали 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен