Син сазынны уйнадын(минус) (исполнитель: Айдар Галимов)

Татар халык көе
Н.Исәнбәт сүзләре

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгърем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым,
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.

Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңграп үткән яшь гомернең
Мин авазын тыңладым.

Яңгырап үтте яшь гомерләр,
Син сазыңны уйнадың.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ярмак -бинты  Жима дог  В морозилке лежит водка - это  Ночная алмата  Безам шовда  Was macht  Держат руль 
О чем песня
Айдар Галимов - Син сазынны уйнадын(минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен