Вәгъдә. (Татар халык җыры.) (исполнитель: Нәфкать Нигъмәтуллин)

Зиннур Мөхәммәтдинов көе һәм сүзләре
Таң атканда, салкын чишмә буенда,
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә болыт тулган иде,
Сандугач та тынган иде,
Без аерылып киткән чагында.

Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә,
Нигә инде мине моңсу итәргә?
Зәйтүн гөл чәчкәсе кебек
Яшьтән сөйгән үз ярыңны
Нигә инде ялгыз итәргә?

Вәгъдә биргәч яшь егеткә дөньяда
Саф мәхәббәт, керсез күңел, хис кирәк
Яшьтән өзелеп сөйгән ярың
Үз вәгъдәсен үзе бозгач,
Газапланып тибә яшь йөрәк.

Күңел никтер ямансулый, моңланам,
Синең утларыңда янам мин һаман.
Ярсыма син, яшь йөрәгем,
Давылдан соң диңгез тына,
Сагышларым бетәр бер заман.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я ныряю в океан kizaru  Элджей хей гайс  Роман минус нарез  Dalebobeats  Травиата прелюдия Верди Джузеппе club13333245  Хули мусорам полная версия  Озвучка нашида ахи Анта  Гумманость 
О чем песня
Нәфкать Нигъмәтуллин - Вәгъдә. (Татар халык җыры.)?
Бахитьян Разиля Азибаевы 27 дек 22:08
эта песня о том когда растаются влебленные дают другу как бы на подобие присягу чтоли /если обещал быть верным зачем влюбился в другую на подобио этого
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен