- 20 яшь (исполнитель: Alqanat (Алканат))
Ел артыннан ел- сынау үтәбез- Ятып диваннарда нидер көтәбез, Экраннар балкышы безнең күзләрдә Үтә матур язлар юлда, бөкеләрдә..... Ә кайчандыр минем әти Кигән кара клеш чалбарлар Куе кашлар бөдрә чәчләр Кызлар аңа таң калганнар Ә кайчандыр минем әти Оныткан барган юлын, Күргәч сылу әниемнең Беренче елмаюын..... ...алар шундый матур һәм яшь- ә миңа -20 яшь… Ел артыннан ел сызылып үтә Бу яшьлек языннан соң чал картлык җитәр Кырык еллык кышны үткәрербез бергә Матурым,озаклама-дусларга өстә! Ә кайчандыр минем әти Кигән кара клеш чалбарлар Зәңгәр күзләр бөдрә чәчләр Кызлар аңа таң калганнар Ә кайчандыр минем әти Чәчәкләр бәйләме белән Чәчәкләрдәй әниемнең Йорты янына килгән.... ...алар шундый матур һәм яшь-ә миңа -20 яшь… Ә кайчандыр минем әти тыялмыйча елмаюын Күз алмастай әниемнең сорарга килгән кулын.. ...алар һаман матур һәм яшь-ә миңа инде 20 яшь.... (с) Ильназ Гараев