"Яңгыр, димә" (исполнитель: Илдар Әхмәтов)
Көткәнемне сизми мәллә- Яңгыр ява да ява. Давылда да,җан сөйгәнем, Карашың миңа дәва. Яңгыр, димә, кил инде, кил, Көтәрмен-җитәр чама. Синдәй күзләремнән үбеп, Тып та тып тамчы тама. Күктә йөзә зәңгәр болыт, Тамчылар тама тиеп. Алар миңа пышылдыйлар: "Яратса, килер"- диеп. Кар яуса да, килми калма, Көтәм сине юксынып. Серем ачсам, кояш чыгар, Тамчылар калыр тынып.