Кичер мине, әнэкәй...(А.Хөсәенов муз.) (исполнитель: Закир Шаһбан)

Әнкәм, башым иям синең алда,
Бурычларым, бәлки, азаер.
Күзләремә карап, балам, диеп
Миңа тагын бер ул елмаер.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Тирәнәйгән синең күз төпләрең,
Кайгы-сагыш баскан аларны.
Нишләп була, кем юата ала
Ак чәчләре баскан ананы?!

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Әле кайтыр синең балаларың,
Җыелышыр түшәк яныңа.
Яннарыңда, әнкәм, калыр идем,
Әгәр җылы булса җаныңа.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мы желаем тебе  Одесса мама НИКОЛАЙ ГРИЩЕНКОВ  ТЫ ПРОСТИ НИКОЛАЙ ГРИЩЕНКОВ  Я ЛЮБЛЮ ТУ ДЕВЧОНКУ НИКОЛАЙ ГРИЩЕНКОВ  Только мне выдали новенький зил  Пусть балом правят деньги  High school dxd 3 сезон  Ты опоздал 
О чем песня
Закир Шаһбан - Кичер мине, әнэкәй...(А.Хөсәенов муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен