Ник син генэ уйларымда (исполнитель: Shakur)

1. Сэгать унда тонге ике 
Шәһәр тынды ахрысы
Тәрәзәмдә ут яна
Никтер килми йоклыйсы
Пары тик биш сәгатьтә
Шәһәр кабат шаулый башлар
Метро, гел ашыккан халык
һәм юлларда машиналар
күп сораулар, проблемалар
телефонда СМСлар
ә әлегә монда тыныч
каләм, дәфтәр һәм бу уйлар
уйларымда ул гына
һәм ягымлы күз карашы
ешрак күрешә башладык
мин сагынам ахрысы
тик мин беләм, һәм ул аңлый
бергә безгә булмаска
ул тырыша елмаерга
һәм бу хакта уйламаска
ә мин сизәм тәнем белән
анын йөрәк тибешен
ул сыена кочагыма
һәм ул мизгел бетмәс кебек
әмма сәгать уклары
аксый алга таба
ул эндәшә әкрен генә
яз, шалтрат, югалма
тиздән килер яңа көн
көнне алыштырыр кичләр
һәм танышлар алдында
без шул ук ят, чит кешеләр.

Мин аңламыйм кем мин сиңа?!
Мин аңламыйм кем син мина?!
Без бары тик уенчыклар
Бу катлаулы уенда
Кем аңлатыр? Әйтче кем?!
Ник син генә уйларымда?!
Сизәм ул да минем кебек
Йоклый алмый газаплана.(2)

2. Без карамыйбыз алга
Ни буласы билгеле
Әмма безне көтә язмыш
Һәммәбезнең үзенеке
Безнең хакта беркайчан
Беркем язмас китаплар
Безнең хакта беркем белми
Ява башлый беренче кар
Аның яшел күзләре
Тынып калган диңгез сыман
Яңгырларны чүл сагына
Ә мин аны сагынам
Мин югалам бу шәһәрдә
Айлар буе шалтыратмыйча
Дуслар, сәхнә, яңа альбом
Төнгә кадәр студия.
Кайчак өйгә кайтканда
Аның өе аша узам
Тәрәзәдә уты яна
Никтер әле йокламаган
Бәлки шундый ук уйлар
Бәлки шундый ук сораулар
Борчый аны. Төнге ике
Мин утырам машинамда
Күп сәбәпләр аркасында
Безгә бергә булмаска
Мин тырышам елмаерга
Һәм бу хакта уйламаска
Безнең юллар аерылыр
Кинәт кенә берәр көнне
Тик мин мәңге оныта алмам
Синең яшел күзләренне.

Мин аңламыйм кем мин сиңа?!
Мин аңламыйм кем син мина?!
Без бары тик уенчыклар
Бу катлаулы уенда
Кем аңлатыр? Әйтче кем?!
Ник син генә уйларымда?!
Сизәм ул да минем кебек
Йоклый алмый газаплана.(2)
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Noiza mc-давай приколемся  Шейк ит оф Taylor Swift  Positive emotions 15 Dj Kasper aka Roman  Den Rozhdeniya Progressive remix Krokodil GENA  Raining featuring Adam Gontier Art of Dying  LET ME SEE YOUR PUSSY BITCH ANTRAXX  Turn the Page Aux n Morris feat Bob Seger  Отпуск NEW 2011 Staisha 
О чем песня
Shakur - Ник син генэ уйларымда?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен