Китмим әле яшьлегемнән /минус/ (исполнитель: Вәфирә Гыйзәтуллина)

Луиза Батыр-Болгари көе
Фирая Зыятдинова сүзләре

Бер-бер артлы еллар уза,
Көмеш өстәп чәчләремә.
Ә шулай да мин ышанам
Яшен булып яшьнәремә.

Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.

Уйлар әле шактый зурдан —
Язлар алып килү көздә.
Алда әле ак өметләр,
Йөрәк һаман унсигездә.

Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.

Якты кояш, ал гөлләргә
Килә һаман сөенәсе;
Елый-көлә, яна-көя
Яратасы, сөеләсе!

Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Часть тебя  97 сура  D-vektor  Сережа Местный - Воспитала  Гамора тлт  Просто лакост  Весть  Высоко в горах Мийик таулада Махар Каракотов 
О чем песня
Вәфирә Гыйзәтуллина - Китмим әле яшьлегемнән /минус/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен