Энисез калгач ( Дэу энием,син мина эни кебек иден...сагынам сине) (исполнитель: Салават)

Өебезнең нуры сүнде 
Әниемне җирләгәч.
Бер җирем авыртмый диде,
Белгертмәде чирләгәч.
Яме сүнде бүлмәләрнең,
Бушлык басты күңелне.
Тыя алмадым яшьләремне – 
Тәгәрәшеп түгелде.

Кушымта:
Һавалар да җитми кебек
Өйдә әнисез калгач.
Синсез бит мин җәйләремдә
Яфраксыз, нурсыз агач.

Нурсызланды якты дөнья,
Юк кояшның җылысы.
Килә бары бертуктаусыз
Үксеп-үксеп елыйсы.
Синең белән яшәлгән күк,
Яшәлмәгән дә кебек.
Каршы ала идең мине
Карашың белән үбеп.

Кушымта

Истән чыкмас инде синең
Соңгы тын алышларың.
Ник гел югалтудан тора
Гомернең агышлары?
Белә безнең кадерләрен
Кадерлеләр бар чакта.
Син бит бәхетле, әнкәем,
Каберең туган якта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Не делай мне больно малая GauTi x DIESTO  Blossoming of kapok - очень быстрая слушай  Black Or White Acapella Michael Jackson  Avtoslar  T1One - депрессия  Lets mi 
О чем песня
Салават - Энисез калгач ( Дэу энием,син мина эни кебек иден...сагынам сине)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен