Тан атканда (исполнитель: Магафур Хисматуллин)
[bad word] [bad word] tat_folk Таң-таң ата, чулпан калка, Чулпан таңның көзгесе. Чулпан таңнарның көзгесе, Минем сагыну билгесе. Сызылып кына таңнар аткан чакта Су өсте матурлана. Сине уйлап яшь йөрәгем Су кебек дулкынлана. Таң-таң ата, чулпан калка, Чулпан таңны уята. Чулпан таңнарны уята да, Нигә сине уйлата. Уяна таңы илемнең, Кырларга китә нуры. Таң булып безнең якларда Балкысын гомер юлы.