Бурычларым кала шул инде (исполнитель: Салават Фәтхетдинов)

Син булмасан мин дә булмас идем 
Аңлыйм, әни, аңлыйм барысын. 
Син бит миңа гомер бүләк иттең, 
Гомердән дә кыйммәт ни бар соң? 

Шушы яшемдә дә сиңа, әни, 
Мин һаман да бала шул инде. 
Күпме тырышсам да, сиңа булган, 
Бурычларым кала шул инде. 

Син булмасаң мин дә булмас идем 
Ә син, әни, шундый сөкемле. 
Күпме генә рәхмәт укысам да, 
Рәхмәтләрем җитмэс шикелле. 

Шушы яшемдә дә сиңа, әни, 
Мин һаман да бала шул инде. 
Күпме тырышсам да, сиңа булган, 
Бурычларым кала шул инде. 

Син булмасаң мин дә булмас идем, 
Ходай шулай кушкан күрәсең. 
Син әле дә яшьләр кебек әни, 
Күзләр генә тия күрмәсен. 

Шушы яшемдә дә сиңа, әни, 
Мин һаман да бала шул инде. 
Күпме тырышсам да, сиңа булган, 
Бурычларым кала шул инде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Елама ярсыма слова  ENcounter UVK  Hoedown Throwdown пум-бум-клап пум-де  Holding out for a hero песня феи из Шрека  Homeostasis OST сериал Как избежать  Homie- с ночи до утра  Hoolsовский  Hot Point воспоминание 
О чем песня
Салават Фәтхетдинов - Бурычларым кала шул инде?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен