Яшәргә икән яшәргә (тере тавыш) (исполнитель: Айдар Галимов)

Яшәргә икән, яшәргә!

Р. Миңнуллин сүзләре 
У. Рәшитов көе

Әгәр йөрәк янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк.

Янарга икән, янарга,
Янарга азаккача,
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.

Кемгә кирәк аҗагандай
Тонык кына яшнәвең?
Яхшырактыр яшнәмәвең,
Яхшырактыр дәшмәвең.

Яшнәргә икән, яшнәргә,
Йөрәкләр көл булганчы,
Мизгелгә генә булса да
Төннәрең көн булганчы.

Әгәр янып яшәмәсәң
Яшәвең кемгә хаҗәт?
Ә бит яшиләр шундыйлар,
Яшиләр — шунысы гаҗәп.

Яшәргә икән, яшәргә
Үзеңне җәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Түгел бит әллә ничә…
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Manvel Pashayan Миру мир Армянам много денег Jana  Я рисую детство Неизвестен  Черный голубь белому не пара  Чурталга дандар  Амина Магомед Цахилаев  Мельпомена Шмели и Alan Waters  Анатолий Тайбаш - Турслет  Акешим сагындым Кайрат Нуртас 
О чем песня
Айдар Галимов - Яшәргә икән яшәргә (тере тавыш)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен