Алтын алка (исполнитель: Эльвира)

Алтын алкаларым сынса, 
Алырсың микән алка?
Булырсың микән үземә,
Калырсың микән ятка?..

Алтын алкаларым сынса,
Көмешен сындырмамын.
Үлсәм дә, сөйгән ярымны
Ятларга калдырмамын.

Өйләренә элеп куйдым
Тасмалы паласымны.
ҮЗЕМ СӨЙДЕМ, БЕЛЕП СӨЙДЕМ
ЯТЛАРГА КАЛАСЫҢНЫ.

Алтын алка сына, диләр-
Сынмый да, бөгелми дә.
Яшьлектәге саф мәхәббәт
Сүнми дә сүрелми дә.

Яңа яуган кар өстеннән
Атлый бәхетле парлар.
Нигә соң бергә булалмый
Өзелеп сөйгән ярлар?..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Соловьи feat Смоки  Заглазаговор  Изморозь ураган  Я клал  Дальше инна желанная  Мою песню услышат  Бьянка весна лето  Есть внутри меня надежда Hillsong 
О чем песня
Эльвира - Алтын алка?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен