Әнкәем мендәрләре (исполнитель: ♥ Салават Фатхетдинов(23 сезон))

Әнкәемнең матур истәлеге
Туй бүләге – мамык мендәре.
Мендәрләргә, ахры, сеңеп калган
Әнкәемнең дога сүзләре.

Кушымта:
“Пар булыгыз балалар”, дип
Пар мендәрләр – әнкәй буләге.
Яши кебек мамык мендәрләрдә
Әнкәй рухы, изге теләге.

Туган җирем, сине сагынганда
Ишетәм мин казлар тавышын.
Үткәннәрне барлап хәтеремдә,
Балачакка кайтып барышым.

Кушымта

Каз йолыккач инеш буйларында
Әнкәм көзен мамык очырган.
Бәхет теләп ак мамыктан әнкәй
Безгә диеп мендәр тутырган.

Кушымта
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мудрые боги выдумали ноги Смешарики OST  Колыбельная для солнца флер  Если сказал люблю значит отвечаю  За плечами белых два крыла До  Сжигаю до тла  A dlya vas ya nikto  Ты тянешь руки к небесам 
О чем песня
♥ Салават Фатхетдинов(23 сезон) - Әнкәем мендәрләре?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен