Омет (тэрэз каршында ускэн шомыртым ) (исполнитель: Сафин Габдельфат)

Кайгы-сагыш басса син кайгырма,
Өметеңне өзмә син, яшә.
Чәчәкләргә күмелеп язлар килә,
Язлар безгә бәхет өләшә.

Кушымта:
Тәрәз каршында үскән шомыртым
Шау чәчәккә батты быел да,
Ак бәхеткә күмелеп яшәрбез дип
Син утырттың аны туеңда.

Ялгыз акош озак яши алмый,
Хәсрәт кисә аның гомерен,
Аккошлардай язмыш миңа язган,
Алда тагын нидәр күрермен.

Ялгыз каеннардан сагыш бөрки,
Ялгыз калган тальян моңлана,
Ялгыз гашыйк күңелен кем юатыр,
Ялгызлыктан кавышу бар дәва.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мэ тут камам Илоночка  МетроПод не понять  Про-бокс пацанская  SEX STAR Катя Самбука  Сен кандайсын  Креед не мы  А у бегемота нету талии  С днём раждение пони чудо это дружба 
О чем песня
Сафин Габдельфат - Омет (тэрэз каршында ускэн шомыртым )?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен