Бодрэ чэчле малай(Резеда Валиева суз) (исполнитель: Детская песня Султанова Ленара()

1 Безгә яңа малай килде,
Чәчләре кара бөдрә,
Шул бөдрә чәчләре белән
Көн дә төшемә керә.

Җенем сөйми бөдрә чәчне,
Ә кызлар аңламыйлар,
Шушы бөдрә чәчләреннән
Күзләрен алалмыйлар.

Припев: Ничек елмая белә бит
Шундый матур иттереп.
Нигә эри шуңа йөрәк,
Ачуымны китереп!..

2 Шуннан бирле үземнең дә
Күңелем әллә нишләде:
Ачуыма тия шуның
Дулкын- дулкын чәчләре.

Моның ише бөдрә чәчләр
Кызларда да бик сирәк.
Әйтегезче, ир-егеткә
Мондый чәчләр ник кирәк?!

3 Өстәвенә,күргән саен
Каршыма килгән була,
Әнҗе тешләрен балкытып,
Елмаеп килгән була.

Елмайса елмайсын, әйдә.
Карамыйм да үзенә.
Тик аңламыйм,нигә болай
Ялкын каба йөземә?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
NiceVi-Волкова Светлана  Ost Грязные мокрые деньги  Ратмир- любовь и мир  Гуф айс  Марш немецких танкистов Panzerlied  Я пропагандирую фашизм  Нет и  Сиськи и Попы Сява 
О чем песня
Детская песня Султанова Ленара( - Бодрэ чэчле малай(Резеда Валиева суз)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен