Әнкәй янда булганда (89174384827 композитор Эльвира Хаматнурова) (исполнитель: Элеонора Хаматнурова татарская башкирская)
Әнкәй янда булганда
1 Яратам иртәләрне
Уятса әнкәй сөеп,
Чакырса чәй эчергә
Тәмле коймаклар оеп.
Кушымта: Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
2 Әнкәй карап торганда
Хәрефләр язам тезеп,
Мисалларны да эшлим
Азакка тиклем, түзеп.
Кушымта.
3 Әнкәй теләп калганда
Бишлеләр дә эләгә,
Арымыйм да , талмыйм да,
Тарымыйм да бәлагә.
Кушымта.
4 Кичен әкият сөйләп
Куенымда йоклата.
Еласам яшем сөртеп,
Үскәнем дип юата.
Кушымта.